Яңалыклар

15.05.2024

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Дагстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Габделмөслим Габделмөслимов белән очрашты. Очрашу XV KazanForum кырларында узды.

15.05.2024

Бүген XV KazanForum кырларында Татарстан Хөкүмәте һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» компаниясе арасында республика территориясендә коры җир ашлык хабы булдыру турында килешү имзаланды.

Документка Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм «Новый сухопутный зерновой коридор» генераль директоры Юрий Маневич кул куйды.

15.05.2024

Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» юбилей XV халыкара икътисадый форумы һәм RUSSIA Halal Expo VII күргәзмәсе ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Икътисадый үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач, Ливия дәүләтенең Тышкы эшләр һәм халыкара хезмәттәшлек министры Габделһади Ибраһим Лахвейж, БГӘ Икътисад министры урынбасары Габдулла Әлсалех, Ислам хәләл хезмәтләр палатасы генераль директоры Гарәф Әл Танбули катнашты.

15.05.2024

Без яшьләр дипломатиясен һәм дипломатия ведомстволарының яшь хезмәткәрләре арасында элемтәләрне үстерүдә зур потенциал күрәбез. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасы илләренең яшь дипломатларының VIII форумында хәбәр итте.
 

14.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчесе Олег Скуфинский белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

14.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе дүрт төбәгенең  – Татарстан, Башкортостан, Саха (Якутия) Республикасы һәм Чечня Фәннәр академиясе җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

14.05.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Православие Чиркәве делегациясе белән очрашты. Делегацияне Мәскәү һәм бөтен Русь Изге патриархының викарие, митрополит Антоний Волоколамский җитәкли. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

14.05.2024

«Казан» Агросәнәгать паркында «Kazan Halal Market» халыкара хәләл ярминкәсе ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

14.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Туган Авылым» милли комплексында булды.

«Туган Авылым» комплексы Туфан Миңнуллин, 14/56 адресы буенча урнашкан, аңа 2005 елда Казанның 1000 еллыгы уңаеннан нигез салынган. Бүген бу республика башкаласында кешеләр иң күп килә торган урыннарның берсе, туристларны да, татарстанлыларны да җәлеп итү үзәге.

14.05.2024

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Төркия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Танҗу Билгич белән очрашты, ул Татарстанга «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XV халыкара икътисадый форумында катнашу өчен килгән.

Битләр: << 61 62 63 64 65 66 67 ( 68 ) 69 70 >>