Яңалыклар

02.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә эш сәфәрендә булды, анда, Губернатор Александр Соколов белән бергә, Малмыж районы Калинино авылында өлкә Сабантуенда катнашты.

01.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемеровога эш сәфәре кысаларында берничә объектта булды. Аны Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев озата бара.

01.07.2023

Бүген Кемеровода XXIII федераль Сабантуй узды. Аның белән бергә III халыкара шахтерлар Сабантуе да оештырылды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республиксы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев булдылар.

01.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Кемерово – Кузбасс шәһәренә эш сәфәренә килде. Монда Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев белән бергә, XXIII Федераль Сабантуйның шәрәфле кунаклары булачак.

30.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов «Россия Почтасы» АҖнең халыкара эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары Георгий Аликошвили, логистика буенча генераль директор урынбасары Сергей Сергушев һәм бизнесны үстерү буенча дирекция җитәкчесе Александр Дзвонковский составындагы делегациясе белән очрашты.

30.06.2023

Бүген Чаллыда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һ. б. катнашты.

30.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Утырышта берничә инновацион проект тәкъдим ителде.

30.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аддитив технологияләр өлкәсендә илебезнең әйдәп баручы белгечләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

30.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Петр Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

29.06.2023

Бүген Казанда «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең X съезды узды. Съезд эшендә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе, хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Битләр: << 331 332 333 334 335 336 337 338 ( 339 ) 340 >>