Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсен карарга чакырды. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
Бүгенге көндә Татарстан агросәнәгать комплексы - яхшы үсеш потенциаллы заманча югары технологияле тармак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Санкцияләр басымы шартларында илебез игенчелегенең эшләве» пленар утырышында белдерде. Чара «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсе кысаларында узды. Утырыш эшендә РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, федераль ведомстволар, дәүләт компанияләре, тармак берлекләре, фән һәм бизнес вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Бөтенроссия кыр көне – 2023» күргәзмәсендә булдылар. Бу - илебез агросәнәгать комплексы казанышларының 6-9 июльдә «Казан Экспо»да узучы иң эре күргәзмәсе.
Бүген Казанда Меңьеллык мәйданында «Ефәк юлы» халыкара раллиеның тантаналы старты узды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында җир сөрү буенча X Россия ачык чемпионаты ачылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Бүген «Казан Экспо»да Бөтенроссия кыр көне кысаларында Татарстан Республикасы буенча Россельхозцентр филиалы хезмәткәрләренә 30 яңа хезмәт автомобиле ачкычын тапшырдылар. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Татарстанда ел саен техник һәм технологик модернизациягә республика бюджетыннан 1,8 млрд сум бүлеп бирелә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Казан Экспо»да «Авыл хуҗалыгы» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Чистай районында булдылар һәм «Чистай» холдинг компаниясе эшчәнлеге белән таныштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Мамадыш районында булдылар. Исегезгә төшерәбез, Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы Татарстанда эш сәфәрендә.