Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Казан федераль университеты педагогика хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру үзәгендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан мэры Илсур Метшин, КФУ ректоры Ленар Сафин озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Иран Ислам Республикасының Көнчыгыш Әзәрбәйҗан провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Абедин Разави Хөррам "Минем Иран" күргәзмәсендә булдылар. Күргәзмә Казан Кремлендә оештырылган.
Татарстанның Көнчыгыш Әзәрбәйҗан белән мөнәсәбәтләренең күптәнге тарихы бар. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасы Көнчыгыш Әзәрбәйҗан Провинциясе Губернаторы Зәйн Әл Абедин Разави Хөррам белән очрашуда белдерде. Очрашу Казан Кремлендә узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов "Круг добра" фонды идарәсе рәисе Александр Ткаченко белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан дәүләт казна дары заводы» федераль казна предприятиесенең 235 еллыгы уңаеннан үткәрелгән тантаналы чарада катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинның Наркотикларны дөрес кулланмауга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан мөрәҗәгате.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Транснефть» системасы оешмаларының V җәйге спартакиадасын ачуда катнашты. Тантаналы чара Универсиада авылы территориясендәге байраклар аллеясында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» халыкара ат спорты комплексында булды, анда республика башкаласындагы Сабантуй бәйрәменә багышланган ат чабышлары уза.
Казанда «Динамо» спорт җәмгыятенең 100 еллыгына багышланган беренче «Динамо спорт уеннары» тәмамланды. 21 июньдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында Уеннарны ябу тантанасы узды.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан Сабантуе һәм Корбан бәйрәме вакытында барлык иминлек чараларын үтәргә өндәде. Бу хакта ул бүген республика Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.