Бүген Кемеровода XXIII федераль Сабантуй узды. Аның белән бергә III халыкара шахтерлар Сабантуе да оештырылды. Бәйрәм мәйданчыгында Татарстан Республиксы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев булдылар.
Сабантуйда 3 меңгә якын кеше катнашты, алар арасында Татарстан, Кемерово өлкәсе һәм Себер иҗат коллективлары, Россиянең төрле төбәкләреннән делегацияләр, күмер сәнәгате хезмәткәрләре һәм ветераннары бар иде. Бәйрәмне 10 меңгә якын тамашачы карады.
Сергей Цивилев Сабантуйда катнашучыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, Татарстан белән Кузбасс арасында хезмәттәшлекнең югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. "Безнең бөек бабаларыбыз бер гаилә кебек яшәргә васыять иттеләр. Без барыбыз белән дә татулыкта һәм дуслыкта яшәргә телибез, һәм бу кыйммәтне без балаларыбызга һәм оныкларыбызга тапшырабыз. Сабантуй - дуслык, хезмәт, мәхәббәт бәйрәме. Без бер дус гаилә, безнең Россия", - диде Губернатор.
Татарстан Рәисе үз чиратында Кемерово өлкәсе җитәкчелегенә бәйрәмне яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. "Монда булуыма чын күңелдән шатмын, төрле милләт һәм дин вәкилләре тынычлыкта һәм татулыкта яшәгән искиткеч шәһәрегезгәкилү мөмкинлеге өчен рәхмәт. Сез бик ачык күңелле һәм игелекле. Барыгызны да Сабантуй белән котлыйм!"- дип өстәде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук татар милли-мәдәни автономиясенең җирле оешмасына микроавтобус ачкычларын тапшырды.
Аннары Сергей Цивилев «Тулпар ат» федераль Сабантуй символын Марий Эл Республикасы Хөкүмәте Рәисе урынбасары Михаил Васютинга тапшырды. 2024 елда бәйрәм Йошкар-Олада узачак.
Шуннан соң Татарстан Рәисе һәм Кузбасс губернаторы Сабантуйның бәйрәм мәйданчыкларын карадылар. Лениногорск районы әзерләгән татар ишегалдында кунакларга сабан бәйрәменең тарихы һәм традицияләре турында сөйләделәр, декоратив-кулланма сәнгать эшләнмәләре күргәзмәсен тәкъдим иттеләр, шулай ук татар ашларыннан популяр ризыклар белән сыйладылар. Кузбас ишегалдында төрле халыкларның, шул исәптән аз санлы җирле шорлар һәм телеутларның мәдәнияте, көнкүреше һәм традицияләре тәкъдим ителгән иде.
Сабантуй кысаларында Россиянең ике рекорды куелды. Кузбасс шеф-поварлары командасы 200 литр шахтер кулешы әзерләгән, процесста Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев катнашты Шулай ук спорт рекорды куелды: бер үк вакытта гирь күтәрү буенча ярыммарафонында 100 кеше катнашты.
Билбауларда көрәш буенча бөтенроссия ярышларында 100гә якын батыр катнашты. Җиңүче гадәттәгечә тәкә һәм «Лада»а втомобиле алды.