Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Киров өлкәсендә эш сәфәрендә булды, анда, Губернатор Александр Соколов белән бергә, Малмыж районы Калинино авылында өлкә Сабантуенда катнашты.
Татарстан Рәисе һәм Киров өлкәсе Губернаторы бәйрәм мәйданчыгын татар ишегалдына барудан башладылар. Аны Балтач районы әзерләгән. Биредә татар авылларының көнкүреше: декоратив бизәлешле агач йорт, мунча, кое, остаханә тәкъдим ителгән. Кунаклар тал чыбыктан үреп әйберләр ясау, келәм туку, металлдан чүкеп әйберләр ясау буенча татар осталары-һөнәрчеләре күргәзмәсе белән таныштылар. Аерым мәйданчыкта татар ашлары буенча мастер-класс оештырылган. Киров өлкәсе ишегалдында төбәктә яшәүче халыкларның мәдәнияте турында сөйләделәр.
Александр Соколов ассызыклаганча, Нократ краеның Татарстан Республикасы белән тарихи яхшы мөнәсәбәтләре барлыкка килде. "Бүген кунакчыл Киров җирендә гаҗәеп матур Сабантуй бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу бәйрәм язгы-җәйге кыр эшләренең тәмамлануын символлаштыра, димәк, хезмәт кешеләрен, төрле дин кешеләрен һәм этник төркемнәрне берләштерә. Без барыбыз бергә - руслар, татарлар, удмуртлар, марыйлар - бу бәйрәмгә шатланабыз. Бүген безнең искиткеч кунакларыбыз бар - Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация. Бездә яхшы, күрше мөнәсәбәтләр барлыкка килде, алар киләсе елларда да яңа уртак эшләр ярдәмендә үсә барыр дип өметләнәм. Икътисад, мәдәният, транспорт һәм төзелеш инфраструктурасы өлкәсендә хезмәттәшлек — болар барысы да Татарстан һәм Киров өлкәсе файдасына һәм үсеше өчен", - диде Губернатор.
Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Киров өлкәсе белән хезмәттәшлек инде күп еллар үсештә, ике төбәк тә - уртак яклары күп булган ышанычлы һәм җаваплы партнерлар. "Безнең өчен өлкә Сабантуенда катнашу зур хөрмәт. Александр Соколовка, аның командасына, Киров өлкәсенең Малмыж районы һәм Татарстан Республикасының Балтач районы җитәкчелегенә һәм мондый матур бәйрәмне оештыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм. Сабантуй - һәркем, һәр милләт һәм 1әр дин вәкилләре өчен бәйрәм. Язгы кыр эшләренең тәмамлануын бәйрәм итәбез. Һәм, әлбәттә, хәзер, илебез авыр вакытлар кичергәндә, без милләтебезгә һәм конфессияләребезгә карамастан, бердәм булуыбызны күрсәтәбез. Җиңүнең безнең кулда булачагына шик юк", - дип белдерде Татарстан Рәисе.
Вице - премьер - Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхеразыев 2025 елда Киров өлкәсендә Бөтенроссия авыл Сабантуен уздыру планлаштырыла дип белдерде.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Соколов Киров өлкәсе белән Татарстан арасында чикләрнең кайдан узуын билгеләү турындагы килешүгә кул куйдылар һәм Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча 2023-2027 елларга чаралар планын расладылар.
Аннары хөрмәтле кунаклар билбау көрәшен, ат чабышларын һәм милли уеннарны күзәттеләр.
Малмыж районына визиты кысаларында Рөстәм Миңнеханов «Приор» җитештерүен карады. Компания авыл хуҗалыгы өчен металл конструкцияләр һәм вентиляция җайланмалары ясауда, шулай ук АСК һәм сәнәгать объектлары төзүдә махсуслаша. Предприятие җитәкчесе Рәшит Хәлиуллин Татарстан аграрийлары, аерым алганда, Теләче һәм Алексеевск районнары фермерлары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.