Татарстан Рәисе Чаллыда «КАМАЗ» ААҖ Директорлар советы утырышында катнашты

30.06.2023

Бүген Чаллыда Ростех дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов рәислегендә «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, «КАМАЗ» ААҖ генераль директоры Сергей Когогин һ. б. катнашты.

Киңәшмә башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Чемезов фәнни-техник үзәктә булдылар һәм «КАМАЗ» модельләр рәте яңалыклары белән таныштылар. Аерым алганда, алар җиңел коммерциячел йөк машинасы «Компас»ны, тулы приводлы вахта автобусы КАМАЗ-6250 һәм электробусны сынап карадылр. Моннан тыш, күргәзмәдә "Атом", "Москвич" һәм "Аурус" автомобильләре тәкъдим ителгән иде.

«КАМАЗ-Мастер» бинасында Татарстан Рәисенә һәм Ростех генераль директорына автомотоспорт һәм укуны берләштерү хисабына яшүсмерләрне техник фәннәрне өйрәнүгә җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Техногород» проектын тормышка ашыру турында сөйләделәр. Бүген проект меңнән артык яшь чаллылыны үз эченә ала.

Шулай ук кунакларга «КАМАЗ»да ясалган яңа балалар карты тәкъдим ителде. Машина 6 яшьтән алып 8 яшькә кадәрге балалар өчен, алар әле генә автоспорт белән таныша башлыйлар. Картлар бәясе буенча чит ил аналогларыннан 2-3 тапкыр арзанрак, шул ук вакытта техник характеристикалары буенча алардан бернәрсәсе белән дә калышмый. Беренче пилот партиясе кысаларында 50 берәмлек чыгарылган, аларның бер өлеше картинг буенча республика чемпионатларында катнашкан инде. "Зур машина. Барысы да сыйфатлы эшләнгән", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Директорлар советы утырышында катнашучылар 2023 елның беренче биш аенда «КАМАЗ» ГАҖ оешмалары төркеменең бизнес-планы үтәлеше турында мәгълүмат тыңладылар. Директорлар советының бюджет һәм аудит, кадрлар һәм бүләкләүләр буенча комитетлары төзелә. Моннан тыш, Ростех дәүләт корпорациясенең генераль директоры Сергей Чемезов «КАМАЗ» ГАҖ Директорлар советы рәисе итеп яңадан сайланды. Ахырда Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының берничә бүләген тапшырды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.