Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аддитив технологияләр өлкәсендә илебезнең әйдәп баручы белгечләре белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.
Аддитив технологияләр- материалны катламлап кушу юлы белән өч үлчәмле объектлар һәм детальләр булдыру процессы. Моның өчен 3D принтерлар кулланыла. Бүгенге көндә аддитив технологияләр авиа - һәм двигатель төзелешендә, автосәнәгатьтә, космик сәнәгатьтә, суднолар төзүдә, архитектурада, медицинада, НИОКР өлкәсендә, энергетикада, электротехникада һәм башка тармакларда кулланыла.
Очрашуда Татарстан Республикасында аддитив технологияләрне үстерү перспективалары, шулай ук Казанда аддитив технологияләр буенча бөтенроссия лидер-форумын үткәрү турында фикер алыштылар.
Очрашуда аддитив технологияләрне үстерү ассоциациясенең башкарма директоры, «ТВЭЛ» АҖ президенты киңәшчесе Ольга Оспенникова, Русатом - Аддитив технологияләр (РусАт) генераль директоры Илья Кавелашвили, Санкт-Петербург дәүләт диңгез техник университеты ректоры Глеб Туричин катнашты. Соңрак алар «Татнефтехиминвест-холдинг»АҖ Директорлар советы утырышында чыгыш ясады.