Яңалыклар

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү буенча «Соллерс» компаниясе заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты. Ул Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында узды. Старт «Иннопром-2023» кысаларында Татарстан Республикасы стендында узды.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " Иннопром-2023" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Таҗикстан Республикасы Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Назар Азиз Савзали белән очрашты.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеевны Үзбәкстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады.

10.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.

10.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.

09.07.2023

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елгы Бөтенроссия кыр көне кысаларында үткән Җир сукалау буенча X Россия ачык чемпионатын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

08.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларындагы агымдагы вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү темплары турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

08.07.2023

Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 75%ы. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүматларны җиткерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты

08.07.2023

Рөстәм Миңнеханов республикада табигый һәм техноген янгыннар килеп чыгуны кисәтү эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе белдерде.

08.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов балаларны савыктыру лагерьларында иминлек мәсьәләләрен тикшереп торырга кушты.

Битләр: << 331 332 333 334 335 ( 336 ) 337 338 339 340 >>