Яңалыклар

17.07.2023

Конья провинциясе Төркия икътисадында мөһим урын алып тора, илнең авыл хуҗалыгы үзәге дә ул. Безнең хезмәттәшлекне ныгыту теләгебез зур. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Конья провинциясе губернаторы Вахедеттин Үзкан белән очрашуда белдерде.

17.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов  Конья шәһәренә (Төркия) эш сәфәренә килде. Аэропортта аны Конья провинциясе губернаторы Вахедеттин Үзкан каршы ала. 

15.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Игелекле ният илчесе Минтимер Шәймиев Болгар тарих-археология комплексында «Яңарыш: эпос заманча укылышта» фестивален ачты. Фестивальне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы һәм «Яңарыш» республика фонды.

15.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү эшләрен гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

15.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

14.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " ВЭБ.РФ" үсеш дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

14.07.2023

Татарстан  Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә Нефть саммиты һәм Халыкара нефть-газ форумы мәйданчыгында мәктәп укучылары һәм студентлар белән экология, мәгарифне үстерү  һәм Татарстан тарихын саклап калу мәсьәләләре турында фикер алышты.

14.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть саммитын ачты һәм IV халыкара нефть-газ яшьләр форумында катнашты.

13.07.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районында «Утрау» шәһәр яны комплексында булды һәм эшкуарлар җәмәгатьчелеге белән республика территориясендә шәһәр яны ял итү объектларын үстерү турында фикер алышты.

13.07.2023

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык бишенче утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә барлыгы 37 мәсьәлә куелды.

Битләр: << 331 332 333 ( 334 ) 335 336 337 338 339 340 >>