Яңалыклар

06.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

06.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Modern Group (Мисыр) компаниясе идарәсе рәисе доктор Вәлид Деабес белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

04.07.2023

Бүген Иннополиста Россия Федерациясе сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында алар Иннополис Университетында булдылар.

04.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта БДИга йомгак ясадылар, шулай ук югары уку йортларына кабул итү кампаниясе турында сөйләделәр. ММЧ вәкилләре белән Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм республика университетлары җитәкчеләре очрашты.

04.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ сенаторлары һәм Татарстаннан сайланган РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутатлары белән очрашты. Республика икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләләре тикшерелде.

 

03.07.2023

Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе югары оештыру дәрәҗәсендә узарга тиеш. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

03.07.2023

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы, куелган энергия ресурслары өчен предприятиеләр һәм оешмаларның бурычлары, шулай ук булачак җылылык бирү чорына әзерлек турында ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы  Рәисне Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.07.2023

Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов социаль-мәдәни өлкә объектларын, гидротехник инфраструктураны һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча республика программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

03.07.2023

Тарихи шәһәрләргә кертемнәр комплекслы нәтиҗә китерә. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов РЕБУС 2023: «Тарихи үзәктә төзелеш икътисады» халыкара форумының пленар сессиясендә белдерде. Чара Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узды. 

03.07.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисе Сергей Пахомов белән очрашты. Очрашу Б.Рәмиев исеиендәге ИТ-паркта РЕБУС-2023: "Тарихи үзәктә төзелеш икътисады" халыкара форумы кысаларында узды.

Битләр: << 331 332 333 334 335 336 337 ( 338 ) 339 340 >>