Рөстәм Миңнеханов Кузбасс башкаласында Җәмигъ мәчетендә булды һәм татар милли-мәдәни үзәге проекты белән танышты

01.07.2023

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемеровога эш сәфәре кысаларында берничә объектта булды. Аны Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев озата бара.

Татарстан Рәисе Җәмигъ мәчетендә булды һәм Кемерово өлкәсе мөфтие, татар милли-мәдәни автономиясенең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән аралашты. Мәчет 2008 елда ачылган. Архитектура детальләре төрек, Сәмәрканд һәм гарәп стильләрен берләштерә. Төп бина янында 48 метр биеклектәге ике манара урнашкан. Манаралар уеп ясалган һәм бизәкле кирпеч белән бизәлгән.

Узган ел мәчет бакчасында Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан стелла ачылган. Стеллада "Фәтихә" сүрәсе һәм аның рус теленә тәрҗемәсе, шулай ук Идел буе болгарларының ислам динен кабул итүенең әһәмияте һәм Себер халыклары мәдәниятен үстерүдә диннең роле турында истәлекле сүзләр сурәтләнгән.

Татарстан Рәисенә Җәмигъ мәчете янында «Туган йорт» татар милли-мәдәни үзәген ачу планнары турында сөйләделәр. Биредә Кузбасс татарлары төрле чаралар үткәрә һәм кунакларны үзләренең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыра алачак. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәйданчыкта Сабантуйга әзерләнгән татар ишегалдын урнаштырырга тәкъдим итте.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Томь елгасының яңа яр буйларында булды, Азат итүче сугышчы мемориалына чәчәкләр салды, Кемерово Президент кадет училищесын һәм «Защитники Отечества» дәүләт фондының Юстиция кварталындагы төбәк филиалын карады.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.