Рөстәм Миңнеханов ФАС җитәкчесе урынбасары, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Петр Иванов белән очрашты

30.06.2023

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары, Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе президенты Петр Иванов белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда 2028 елга кадәр Татарстанда җиңел атлетиканы үстерү, массакүләм йөгерү хәрәкәтен үстерү, шулай ук җиңел атлетика инфраструктурасын камилләштерү буенча программаны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Бүген республикада җиңел атлетика белән 33 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Спорт мәктәпләрендә әлеге спорт төре буенча 3,5 мең тәрбияләнүче әзерлек үтә. Күнегүләр эшчәнлеген 118 тренер башкара. 2023 елга календарь планына 27 ярыш үткәрү кертелгән. Җиңел атлетика буенча Россия җыелма командасының төп һәм резерв составына Татарстан Республикасыннан 42 спортчы керә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Петр Иванов сатып алу процедуралары, монополиягә каршы сәясәт һәм конкуренцияне үстерү өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.