Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Кемерово – Кузбасс шәһәренә эш сәфәренә килде. Монда Рөстәм Миңнеханов, Кемерово өлкәсе Губернаторы Сергей Цивилев белән бергә, XXIII Федераль Сабантуйның шәрәфле кунаклары булачак.
Моңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилев чакыруы буенча Кемеровода соңгы елларда барлыкка килгән кайбер яңа объектларда һәм төзекләндерелгән җәмәгать киңлекләрендә булачак.
Кузбасстагы XXIII Федераль Сабантуйның төп татар ишегалды Татарстанның Лениногорск районы хезмәтчәннәре һәм иҗат коллективлары тарафыннан оештырылган. Шулай ук биредә декоратив-кулланма сәнгать мәйданчыклары һәм татар осталары эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк.
Хәзерге вакытта Кузбасста 22 мең татар яши. Алар - борынгыдан бу төбәкләрдә яшәгән төрки кабиләләрнең, шулай ук XVIII гасыр башыннан өлкә территориясенә Урта Идел буе һәм Урал буе татарларының токымнары.
Татарларны берләштерүче төбәкнең төп оешмасы - «Татар милли-мәдәни өлкә автономиясе»төбәк иҗтимагый оешмасы. Ул 2015 елда җирле татар җәмгыяте инициативасы белән оештырылган. Оешма идарәсе рәисе - Кемерово үзәк мәчете Имам хатыйбы һәм Кемерово өлкәсе мөселманнары Диния нәзәрате мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев.