Рөстәм Миңнеханов: Табигый һәм техноген янгыннар килеп чыгуны кисәтү эшен көчәйтергә кирәк

08.07.2023

Рөстәм Миңнеханов республикада табигый һәм техноген янгыннар килеп чыгуны кисәтү эшен көчәйтергә кушты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Рәисе белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада эссе һава торышы урнашты, шуңа бәйле рәвештә янгын чыгу куркынычы зур. Шуңа күрә Татарстанда урманнарга баруны чикләделәр, шулай ук патрульлек итү өчен техника паркын арттырдылар.

"Каты контроль булырга тиеш. Патрульлек итүне тәэмин итәргә һәм бу эшкә безнең муниципалитетларны җәлеп итәргә кирәк. Бу урманчылар һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы эше генә түгел", - дип белдерде Татарстан Рәисе.

Ул кирәкле чаралар оештырырга, аерым алганда, шлагбаумнарны һәм янгынга каршы аншлагларны яңартырга, шулай ук янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар урнаштырырга кушты.  "Бу - безнең барлык муниципалитетларга кагылышлы бик җитди эш", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Шулай ук Татарстан Рәисе суларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә контрольне көчәйтергә кушты. Узган атнада гына да республикада 8 кеше батып үлгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.