Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Шәүкәт Мирзиеевны Үзбәкстан Республикасы Президенты сайлауларында җиңүе белән котлады.
"Сезнең лаеклы һәм гаять мөһим җиңүегез уңаеннан иң җылы котлауларны кабул итегез", - диелә хатта.
"Ватандашлар сезгә дәүләт язмышын һәм киләчәген ышанып тапшырдылар, бу бүгенге көндә моңарчы күрелмәгән глобаль тотрыксызлык шартларында аеруча кыйммәтле һәм көчле, тәҗрибәле дәүләт эшлеклесе, алдан күрүчән, талантлы сәясәтченең ныклы абруен раслый. Россия-Үзбәкстан дуслык мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Үзбәкстан арасында күпкырлы үзара файдалы хезмәттәшлек киләчәктә дә безнең уртак тырышлыгыбыз аркасында нәтиҗәле булыр дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе Үзбәкстан Президентына Үзбәкстан Республикасының чәчәк атуы өчен ниятләнгән бар нәрсәне тормышка ашыру өчен сәламәтлек, көч һәм энергия теләде.