Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсендә катнашу өчен Екатеринбургка килде.
Күргәзмә үзәгендә Татарстан павильоны урнаштырылган, анда республиканың сәнәгать предприятиеләренең төп продукциясе тәкъдим ителгән. Рөстәм Миңнеханов җитештерүчеләр белән сөйләште, күргәзмәне карады.
"Иннопром-2023" Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин катнашында уза. Быел партнер ил - Беларусь Республикасы.
Күргәзмәнең төп треклары: "Цифрлы җитештерү", "Металл эшкәртү", "Транспорт машиналары төзү", "Шәһәрләр өчен технологияләр", "Сәнәгать IT", "Энергетика өчен технологияләр", "Яңа материаллар", "Компонентлар җитештерү", "Медицина техникасы" һәм "Реабилитация өчен җайланмалар", "Автоматизация һәм робототехника".
Рөстәм Миңнехановның графигында берничә очрашу бар, шул исәптән төбәк җитәкчеләре белән, шулай ук «Алабуга» МИЗда двигательләр җитештерү буенча «Соллерс» компаниясенең заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашу.