ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган, бу - планның 75%ы

08.07.2023

Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Бу - еллык планның 75%ы. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүматларны җиткерде.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Эштә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Бүгенге көндә коммерциячел торак төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган күләмнең 67 проценты файдалануга тапшырылган. Саннарда бу гомуми мәйданы 954 мең кв. м булган 119 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән 104 мең кв. метрлы 26 йорт гомуми йөкләмәләр күләменең 65%ын тәшкил итә. Шәхси торак төзелеше ягыннан еллык план 84%ка үтәлгән. Әзер йортларның гомуми мәйданы 1 млн 265 мең кв. м тәшкил итә.

Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларына килгәндә, быел ятим балалар өчен 930 фатир билгеләнгән. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән Дәүләт торак фонды арасында төзелгән контракт кысаларында 47 торак урынга аренда килешүе төзелгән. Калган торак биналар буенча эш алып барыла.

Шулай ук быел 81 яшь гаилә торак шартларын яхшыртачак. Муниципалитетларга финанслау тулы күләмдә җиткерелгән. Хәзерге вакытта яшь гаиләләр торак базарында фатирлар сайлап ала.

«5 һәм аннан да күбрәк балалы күп балалы гаиләләргә» рәсмиләштерелгән 34 сертификатның 1се гамәлгә ашырылган.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльлеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр арасыннан гражданнарга тапшырылырга тиешле 6 сертификатның 4се рәсмиләштерелгән.

Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында аерым сөйләде. Ике федераль программа торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Шуларның 7се - «Торак» федераль проекты кысаларында, аларда 2 юл һәм 5 инженерлык инфраструктурасы объекты бар. Алар буенча гомуми башкару 81%. Моннан тыш, «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында компакт торак төзелеше өчен 7 мәйданчык буенча эш алып барыла. Алар буенча гомуми башкарылыш 94% тәшкил итә. Бу атнада Тукай һәм Югары Ослан районнарында эшләр төгәлләнгән.

Мәгариф өлкәсендә 11 мәктәп (эшләр 85%ка башкарылган) һәм 2 балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Күчешле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең әзерлеге 80% дип бәяләнә. Икенче балалар бакчасы буенча эшләр 35%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә 2 программа буенча 42 муниципаль берәмлектә 47 ФАП төзү каралган - биредә эш күләменең 77 проценты башкарылган. Агымдагы атнада Биектау, Азнакай Мамадыш районнарында бер объект төгәлләнгән. 4 поликлиника төзелеше буенча төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләме 53% тәшкил итә.

Мәдәният тармагының ике программасына 7 район һәм авыл мәдәният йорты, мәдәни-спорт комплексы һәм күп функцияле үзәк керә. Бүгенге көндә эшләрнең 65 проценты башкарылган.

2 программа буенча биш объект әйләнә-тирә мохитне саклау чараларына кертелгән. Аларның дүртесе «Экология» илкүләм проектының бер өлеше булып тора: Казан шәһәрендәге биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү – 62%; Казан шәһәрендәге балчык кырларын рекультивацияләү - 51%; Түбән Кама сусаклагычындагы торба үткәргечләрне демонтажлау - 25%; Казан шәһәрендәге Самосырово полигонын рекультивацияләү-63%.

«Табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм файдалану» дәүләт программасы кысаларында Кама Тамагы бистәсе янында Куйбышев сусаклагычының яр буйларын ныгыту дәвам итә. Хәзерге вакытта башкару 87% тәшкил итә.

3 төзекләндерү программасы кысаларында 68 җәмәгать киңлеге буенча эшләр алып барыла. Алар буенча башкару 32% дип бәяләнә.

Республика программалары кысаларында 4 ябык футбол манежы, 4 универсаль спорт мәйданчыгы, 6 балаларны савыктыру лагеры һәм 8 торак пункт башкарма комитеты бинасы төзелә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 10 пунктын төзү буенча программа тәмамлануга якынлаша. Эшләр Апас районында калган бер объектта алып барыла.

Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү 5 республика һәм ике федераль программа кысаларында алып барыла. «Эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча эш күләме 60% тәшкил итә. Бу атнада Лениногорск районында эшләр төгәлләнгән. Урам яктыртуны торгызу буенча башкару 66% тәшкил итә. Агымдагы атнада 6 районда эшләр тәмамланган. Газ куллану челтәрләрен ремонтлау һәм казаннарны алыштыру буенча бюджет учреждениеләрендә эш күләменең 54%ы башкарылган. Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү буенча котельныйлар урнаштырулы эшләр үтәлеше 17% тәшкил итә. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча эшләрнең 46% башкарылган.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында су белән тәэмин итү челтәрләре һәм биологик чистарту корылмалары төзелешенең 3 объекты буенча төзелеш-монтаж эшләре  44%ка үтәлгән.

«Чиста су» федераль проекты буенча Алексеевск штб дә су әзерләү станциясен төзү буенча эшләр алып барыла.Алексеевск (12%), Тукай районы Суровка һәм Новотроицкое авылларында (30%), Тукай районы Белоус авылында (90%) су белән тәэмин итү челтәрләре. Программаның иң зур объекты - Нурлат шәһәрендә су белән тәэмин итү системасы 91%ка үтәлгән.

Министрлык муниципалитетларның шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итүнең дәүләт мәгълүмат системасын алып бару буенча эшен мониторинглауны дәвам итә. Беренче яртыеллык йомгаклары буенча системада муниципаль хезмәтләр буенча 9 меңнән артык гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелгән, алар буенча 9,5 мең рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылган.

Төзелә торган объектларда хезмәтне саклау кагыйдәләрен тикшерү дәвам итә. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешма вәкилләре төзелеш мәйданчыкларында 1329 тапкыр булганнар. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге 545 контроль-күзәтчелек чарасы үткәргән. Дәүләт программалары объектларына заказ бирүче ДТИИ 277 тикшерү үткәргән. Быелның гыйнварыннан ачыкланган барлык 540 хокук бозу хәзерге вакытта бетерелгән.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.