Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларындагы агымдагы вәзгыять һәм терлек азыгы әзерләү темплары турында хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре дымлылк җитмәү шартларында булган чәчүлекләрнең торышын күзәтүне дәвам итә. Июнь аенда уртача 15 мм яңгыр яуган, норма 60 мм. Бу норманың 25%ы гына. Күрше Удмуртия, Башкортстан, Киров, Ульяновск һәм Самар өлкәләрендә дә туфрак корылыгы теркәлгән.
Республиканың Гидрометеорология идарәсе бөтен җирдә дымлылк запасларының кискен кҗитмәүчелеген билгели. Татарстан Республикасы Рәисенең 3 июльдәге күрсәтмәсе белән барлык районнарда төбәк дәрәҗәсендәге гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен хәл итү буенча чаралар планы эшләнде һәм муниципаль районнарга үтәүне оештыру өчен җибәрелде.
"Табигый катаклизмнардан финанс саклауның ышанычлы механизмы - уңышны иминиятләштерү. Быелгы уңыш өчен 577 мең гектар мәйдан иминиятләштерелгән. Иминият түләүләрен белдерү өчен шартлар бар", - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Терлек азыгы әзерләү эше дәвам итә. 7 июльгә 359 мең гектар күпьеллык үләннәр чабылган - бу барлык мәйданнарның 95%ы. 232 мең тонна печән, 1 млн 124 мең тонна сенаж әзерләнгән, бу 1 шартлы башка исәпләгәндә 8,7 ц. к. берәмлек тәшкил итә. Тулаем республика буенча узган елгы терлек азыгының калган өлешләрен исәпкә алып, 1 шартлы башка 20,4 ц. к. берәмлек бар. Еллык ихтыяҗны иминият запасын исәпкә алып тәэмин итү өчен тагын 19,5 ц. к. берәмлек әзерләргә кирәк.
Министр хәбәр иткәнчә, бу атнаның югары температурасы көзге культураларның өлгерүен тизләтәчәк һәм шушы көннәрдә аграрийлар сайлап җыюга керешәчәк. Авыл хуҗалыгы берәмлекләренең урып-җыю комплексының әзерлеген мониторинглау максатыннан узган атнада аларда комиссия кабул итүләре үтте. Ашлык җыю комбайны, автотранспорт, ашлык агымы хуҗалыгы һәм туфракны эшкәртү өчен агрегатлар әзерлеге кабул ителгән. Урып-җыю вакытында хезмәтне саклау һәм түләү шартларын үтәү тикшерелде.