Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов " Иннопром-2023" халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Таҗикстан Республикасы Сәнәгать һәм яңа технологияләр министры Назар Азиз Савзали белән очрашты.
Министр Рөстәм Миңнехановка Таҗикстан белән хезмәттәшлеккә игътибарлы булуы өчен рәхмәт белдерде.
Яклар нефть химиясе өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук медицина өлкәсендәге хезмәттәшлек, аерым алганда, медикаментлар белән тәэмин итү темасына да тукталдылар.