Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Иннопром-2023» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кырларында Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских белән очрашты.
Очрашу Ульяновск өлкәсе стендында узды, анда җитәкчеләр очрашу алдыннан төбәкнең сәнәгать продукциясе күргәзмәсен карадылар. Аерым алганда, «Соллерс-Атлант» шассиенда медицина ярдәме машинасы мөмкинлекләре белән таныштылар.
"Безнең транспорт белән тәэмин ителешне, сәнәгать тармакларының охшаш булуын исәпкә алып, сәүдә-икътисадый элемтәләрне үстерү перспективалары яхшы", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Ул соңгы теркәлгән мәгълүматлар буенча төбәкара товар әйләнеше 7 млрд сум тирәсе тәшкил иткәнен искәртте.
"Нәтиҗәле кооперациянең яхшы үрнәге булып „Соллерс-Алабуга“ ҖЧҖ һәм "Автодом“ ҖЧҖнең „Соллерс-Атлант“ шассисында ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре җитештерү проекты тора», - дип ассызыклады ТР Рәисе.
Ульяновск өлкәсе Губернаторы үз чиратында ике төбәкнең бизнесын интеграцияләү кирәклеген билгеләп үтте. "Сезнең делегацияне бизнес миссия белән Ульяновск өлкәсендә көтәбез", - дип тәкъдим итте Алексей Русских.
Моннан тыш, әңгәмә барышында губернатор аерым Ульяновск өлкәсенең елга маршрутларын эшләтеп җибәрү белән кызыксынуны билгеләп үтте.