Татарстанлылар НАТО илләренең трофей техникасы күргәзмәсе белән бик кызыксыналар. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә билгеләп үтте.
Искәртәбез, 13-19 ноябрьдә Казанда НАТО илләренең трофей техникасы күргәзмәсе уза. Үзәк стадион янындагы мәйданчыкта корал һәм хәрби техника үрнәкләре, шул исәптән танклар һәм бронемашиналар тәкъдим ителгән. Махсус палаткаларда ату коралы үрнәкләре бар. Күргәзмә һәркем өчен ачык. Беренче көнне аның эшендә «Ватан Геройлары вахтасы» бөтенроссия проекты кысаларында 19 Россия Герое катнашты.
"Казан башкарма комитеты тарафыннан зур оештыру эше башкарылган. Мин үзем мәйданчыкта булдым, сугышчылар белән аралаштым. Килүчеләргә көнбатыш кораллары, Россия кораллары аналоглары турында сөйлиләр. Бу бик кызыклы экспозиция, карарга килүчеләр күп, бигрәк тә яшьләр", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.