Рөстәм Миңнеханов Чэндуга, Сычуань провинциясенә, Кытайга эш сәфәренә килде. Бер көнлек визиты кысаларында аның берничә компаниядә булуы, шәһәр территорияләрен үстерү проектлары белән танышуы, шулай ук рәсми очрашулары планлаштырылган.
Сычуань провинциясе КХРның көньяк-көнбатышында урнашкан. Икътисадның төп тармаклары - автомобиль төзелеше, металлургия, аэрокосмик, төзелеш, медицина-фармацевтика, азык-төлек һәм текстиль тармаклары, гидроэнергетика һәм туризм. Провинция оборона сәнәгате һәм КХРның фәнни-техник потенциалын үстерү күзлегеннән стратегик булып тора.
Сычуань Татарстанга көньяк-көнбатыш Кытайның алга киткән сәнәгать үзәге булуы белән дә кызыклы. КХРның иң эре елгасы бассейнында үз гидроэнергетика ресурслары булу металлургия, химия, машина төзелеше, казылмалар чыгару кебек энергия сыйдырышлы тармакларның интенсив үсешен билгеләде. Сычуаньда алга киткән авыл хуҗалыгы җитегтерүе бар.
Моннан тыш, Сычуань - Кытай чәенең һәм Кытайда беренче кәгазь акчаларның туган җире. Провинция кыргый табигать шартларында панданың бердәнбер яшәү урыны булып тора.
2015 елда Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Хөкүмәтара килешү имзаланган иде.
2016 елның маенда Татарстан Республикасы белән Сычуань провинциясе арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган иде.