Рөстәм Миңнеханов ИХО Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән очрашты

16.11.2024

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр форумы президенты Таһа Айхан белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Яклар кайбер юнәлешләр буенча багланышлар, шул исәптән «Россия - Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме юнәлеше буенча, шулай ук яшьләр багланышларын һәм проектларын үстерү, Татарстан яшьләренең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы институтларының тиешле яшьләр программаларында катнашуы турында фикер алыштылар.

"Сезгә республикабызга даими игътибарыгыз һәм Россиянең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән гуманитар партнерлыгын үстерү кысаларында уртак эшегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең ярдәм белән быел без III Казан Глобаль яшьләр саммитын уздырдык, ул Ислам хезмәттәшлеге оешмасының Яшьләр башкаласы статусы мирасына әверелде", - диде Татарстан Рәисе.

Казанга визиты кысаларында Таһа Айхан «Мәдәният һәм сәнгать» юнәлеше буенча халыкара балалар оешмалары ассоциациясе утырышында катнашачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.