Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVII форумында катнашты

18.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстанның эшлекле партнерлары» XVII форумының пленар утырышында катнашты. Очрашуның модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли урасы рәисе Васил Шәйхеразыев.

Бөтендөнья татар конгрессы форумны 16-18 ноябрьдә уздыра. Анда Россиянең 60 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрнең 13 иленнән (Әзәрбәйҗан, Беларусь, Болгария, Венгрия, Индонезия, Испания, Италия, Казахстан, Кытай, Кыргызстан, Таҗикстан, Төркия, Үзбәкстан) 400 гә якын эре татар эшкуары катнаша.

Делегатлар үзләренең бизнес-эшчәнлеге, Татарстан партнерлары белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе, шулай ук алар яшәгән төбәкләрдә һәм илләрдә татар халкының мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау турында сөйләделәр.

Оренбург өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдус Дәүләтов бу елның язында төбәктә булган көчле су басуны искә төшерде. 70 торак пункт, 37 мең кеше зыян күргән. Татарстан читтә калмаган һәм гуманитар ярдәм җибәргән. "Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә халыкка 12 тонна гуманитар йөк, 20 мең литр чиста су тапшырылды. Төрле төбәкләрдә яшәүче ватандашларыбыз зур ярдәм күрсәтте. Бик зур рәхмәт сезгә!"- дип мөрәҗәгать итте ул форумда катнашучыларга.

Үзбәкстанда татарларның тормышы турында Кейтеринг хезмәте күрсәтү предприятиеләренең җирле ассоциациясе рәисе Илсур Гайфуллин сөйләде. Бүген Үзбәкстанда 300 меңгә якын татар яши, мәдәни үзәкләр республиканың барлык 13 өлкәсендә дә бар. Шулай ук Илсур Гайфуллин Үзбәкстан татар җәмгыяте мирасы турында документаль фильм игълан итте. Пермь крае эшкуары Ильяс Гыймадетдинов үз чыгышында МХОдә катнашучыларга һәм аларның якыннарына күрсәтелә торган ярдәм, шулай ук татар авылларына һәм мәчетләренә ярдәм турында хәбәр итте.

Рөстәм Миңнеханов эшкуарларга татар җирлекләрен үстерүгә керткән зур өлешләре, милли гореф-гадәтләрне хуплаулары өчен рәхмәт белдерде. "Без сезнең белән һәр яңа очрашуга шат. Эшкуар үзен дә тәэмин итә, башкаларга да эш бирә. Шул ук вакытта сез татар халкы традицияләренә ярдәм итүгә зур игътибар бирәсез. Сезнең хезмәтегез, керткән өлешегез милләтебезне ныгытуда зур роль уйный. Сез - безнең ышанычлы таянычыбыз", - дип ассызыклады ул.

Аннары Татарстан Рәисе «Татарстанның эшлекле партнерлары» форумында катнашучыларга республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Форумның өч көнлек программасы кысаларында катнашучылар шулай ук Менделеевск районының сәнәгать объектларында һәм предприятиеләрендә булдылар, бизнес алып бару үзенчәлекләре белән таныштылар.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.