Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе КПК комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты

20.11.2024

Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясе КПК комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты.

Республика Рәисе кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм соңгы елларда Россия белән Кытай арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, ә Татарстан аларны ныгытуга үз өлешен кертүен билгеләп үтте.

Ул искәрткәнчә, октябрь ахырында Казанда XVI БРИКС саммиты узды, анда Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин әфәнде катнашты. "Ышанам ки, саммит үзе һәм анда ирешелгән килешүләр күп полярлык һәм гаделрәк дөнья тәртибен булдыру юнәлешендә мөһим адым булачак, шулай ук Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең алга таба үсешенә ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, Пекинда - республиканың Сәүдә-икътисадый вәкиллеге, ә Казанда Кытайның Генераль Консуллыгы эшли. "Без товар әйләнешенең еллык үсеше күзәтәбез. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул ике мәртәбә арткан һәм 3 миллиард доллар тәшкил иткән», – дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанга Кытай инвестицияләре җәлеп итү күләмендә дә шундый ук уңай динамика күзәтелә. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 20 миллион доллардан артып киткән. Республиканың Сычуань провинциясе белән актив хезмәттәшлек тарихы бар. Сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү гамәлдә. Татарстанның тугыз муниципалитетының Сычуань белән кардәшлек килешүләре бар.

«Идел-Янцзы» форматындагы эш багланышларның нәтиҗәле мәйданчыгы булып тора. Аның базасында ел саен илләребез арасында сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар элемтәләрне киңәйтүгә юнәлдерелгән төрле планлы һәм мультиформатлы чаралар оештырыла.

Сычуань провинциясе КПК комитеты секретаре Ван Сяохуэй, Рөстәм Миңнехановны сәламләп, Казанда узган БРИКС форумына аерым тукталды. "Миңа Сезнең белән очрашу бик күңелле. Узган айда Казанда БРИКС саммиты узды, анда безнең Рәис Си Цзиньпин булды. Без аны аэропортта шәхсән каршы алуыгызны күзәттек", - диде секретарь. Һәм Татарстан Республикасы Рәисенең икътисадый багланышларны ныгытудагы роле аерым игътибарга лаек, дип ассызыклады.

"Узган атнада сездә «РОСТКИ» Россия-Кытай эшлекле форумы узды. Ул ике ил арасындагы хезмәттәшлек өчен яхшы платформага әверелде. Шуннан соң ук сезнең Кытайга килүегез икътисадый элемтәләрне үстерүдә җитди ниятләр турында сөйли", - дип белдерде Ван Сяохуэй.

Секретарь авыл хуҗалыгы, азык-төлек сәнәгате, фәнни-технологик һәм гуманитар багланышлар кебек юнәлешләрдә тирәнрәк хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итте.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.