Рөстәм Миңнеханов салым органнары хезмәткәрләрен алдагы һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

16.11.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә салым органнары хезмәткәрләрен киләчәк һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Киләсе атнада без Салым органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәбез. Котлыйм сезне, алга таба да уңышлы эшләр телим. Салым хезмәте системасында бүген 2 мең 562 кеше эшли", - диде ТР Рәисе.

Россиядә Салым органнары хезмәткәрләре көне ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.