Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашачак

09.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына кыска вакытлы эш сәфәренә килде. Эш сәфәренең төп максаты – Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган инаугурациясе тантанасында катнашу.

Аэропортта Рөстәм Миңнехановны Төркия Республикасының Россиядәге Илчесе Хөсәен Дириоз, Россиянең Төркиядәге Илчесе Алексей Ерхов, Төркия яшьләр эшләре һәм спорт министры Осман Ашкын Бак һәм башкалар каршы алды.

Рөстәм Миңнеханов инаугурациядә Рәҗәп Тайип Эрдоган чакыруы буенча катнаша.  

Искәртәбез, тантанада Россия делегациясен Татарстан Республикасы Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев җитәкли.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.