Бүген «Татнефть» команиясенең «ТАНЕКО» нефть эшкәртү комплексында керосинны һәм дизель ягулыгын гидрочистарту буенча ике яңа җайланманы эшләтеп җибәрү тантанасы узды. Чарада Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов, «ТАНЕКО» АҖ генераль директоры Леонид Алехин, Россиядә һәм БДБ илләрендә лицензион технологияләр сату буенча Shell Global Solutions директоры Юлия Заева катнашты.
Сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «ТАНЕКО» проекты – Россия нефть эшкәртү тармагының иң эресе. Ул хәбәр иткәнчә, 2018 елның гыйнварында Түбән Кама заводында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин катнашында сәнәгатьтә эксплуатацияләү өчен нафтаны гидроочистарту һәм изомеризацияләү җайланмасы гамәлгә кертелде.
Татарстан Республикасы Президенты сүзләренчә, Түбән Кама сәнәгать мәйданчыгында мөмкин кадәр тирәнрәк эшкәртүле яңа технология буынының нефть эшкәртү куәтләре урнаштырылды. «ТАНЕКО» – Россиядәге безнең иң заманча завод. Алга китсен һәм илдә беренче номерлы булсын», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Энергетика министры урынбасары Павел Сорокин билгеләп үткәнчә, «Татнефть» һәм «ТАНЕКО» – Россиянең башка коллективлары өчен яхшы үрнәк. «Татарстанда импортны алмаштыру буенча әйбәт тәҗрибә тупланган», - диде ул.
«Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наиль Маһанов федераль, республика хакимияте органнарына, Татарстан Республикасы Энергетика министрлыгына «ТАНЕКО» проектын гамәлгә ашыруны хуплаган өчен рәхмәт әйтте.
Бүген «ТАНЕКО» нефть эшкәртү куәтләре бар көченә эшли. 2017 елда гына да комплекста 8,5 млн. тонна нефть продуктлары җитештерелгән. Эшкәртү тирәнлеге 99,2%тан артып китә, ачык төстәге нефть продуктлары чыгышы – 87,5%тан артык.