Рөстәм Миңнеханов нефть саммитында: Безнең Стратегия-2030 дә кеше капиталы - иң мөһиме

12.07.2018

Кеше капиталы - Татарстан Республикасының 2030 елга кадәр үсеше стратегиясендә әлеге юнәлеш өстенлекле. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов нефть саммитының пленар сессиясендә белдерде. 

Искәртик, бүген Бөгелмә районы Карабаш шәһәр тибындагы поселокта "Кеше капиталы - Татарстан Республикасы нефть-газ комплексының технологик алга китүе нигезе" темасына багышланган гадәттәге нефть саммиты уза. 

"Әлмәттә халыкара дәрәҗәдәге нефть югары мәктәбе ачылыр дип көтәбез, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Нефть сәнәгате - республикабыз һәм гомумән илебез икътисадының бүген һәм иртәгә нигезе ул. Мондый белем бирү үзәге булырга тиешлеген аңлыйбыз. Республикада соңгы вакытта без ресурс үзәкләр ачу өлкәсендә эш алып барабыз, чөнки безнең башлангыч профессиональ белем бирү системасы чынбарлыктан өзелгән иде. Һәм бүген республикада утызлап ресурс үзәк бар, һәм бу эш дәвам ителәчәк". 

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, республикада вузларның тикшереү үзәкләренә әйләнүе мөһим. "Без моны Казан федераль университеты, Казан милли тикшеренү техник университеты һәми Казан милли тикшеренү технологик университеты мисалында күрә алабыз. Вузлар үзгәрергә тиеш. Алар фәнни эшләнмәләр булдырырлык мохите булган үзәкләргә әйләнергә тиеш. Шуңа да республикада әлеге юнәлешкә без аеруча ярдәм тиәбез. Һәм иң әһәмиятлесе - мәктәп. Балаларга киләчәктә файдалы булырлык юнәлешләр һәм белем бирергә тиеш без. Университетка укырга кергән яшьләргә мәктәптә тиешле белем - инженер, эшкуарлык - алмасалар, мөмкинлекләрен тулысынча кулланырга авыр булачак. Бөтен бу эш комплекслы булырга тиеш - мәктәпкәчә, мәктәп белеме, вузлар һәм ресурс үзәкләр, - дип ассызыклады ТР Президенты. - Безнең Стратегия-2030 дә кеше капиталы - иң мөһиме".

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.