2018-2020 елларга Сәүдә-икътисадый, экологик, гуманитар, мәдәни һәм бүтән тармакларда Татарстан Республикасы белән Свердловск өлкәсе арасындагы килешүне гамәлгә ашыру буенча беркетмәгә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Свердловск өлкәсе Губернаторы Евгений Куйвашев кул куйдылар.
Имза салу тантанасы Екатеринбургта ИННОПРОМ-2018 сәнәгать һәм инновацияләр күргәзмәсе кысаларында узды.
Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Евгений Куйвашев эшлекле очрашу уздырдылар, очрашу барышында агымдагы уртак эш һәм киләчәк төбәкара хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Евгений Куйвашев эре конгресс-күргәзмә чараларын әзерләүдә катнашу турында сөйләде, шулардан: Екатеринбургта 2019 елда Глобаль җитештерү һәм индустриализация саммиты – GMIS, шулай ук Урал башкаласында ЭКСПО-2025 бөтендөнья күргәзмәсен уздыруга хокук алу өчен Россия заявкасын алга сөрү.
«Ышанам, бүген без имзалаган документ хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм товар әйләнешен арттыруга китерәчәк», – диде Евгений Куйвашев.
«Төбәкләр арасында уртаклыклар бар: бездә сезгә яраклы эшләнмәләр бар, сездә исә безгә кирәкле эшләнмәләр бар. Безгә сәнәгать һәм ресурс потенциалы буенча активрак эшләргә кирәк булачак», – диде Рөстәм Миңнеханов.