Рөстәм Миңнехановка «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде

12.07.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка «Җир асты байлыклары мактаулы разведчигы» дигән исем бирелде. 

Президент мактаулы исемгә РФ Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы боерыгы нигезендә лаек булды.

Рөстәм Миңнехановка әлеге исемне РФ энергетика министры урынбасары Павел Сорокин Карабашта нефть саммитында тапшырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.