Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма идарәсенең күчмә утырышында катнашты

08.08.2018

Бүген Чистайда «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешма идарәсенең күчмә утырышы узды. 

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.   

Фонд идарәсе әгъзалары күп юнәлешле “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлегендә инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен кирәкле инфраструктура объектларын төзү һәм (яисә)  реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру максатларында Татарстан Республикасы һәм күп юнәлешле “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге бюджетлары чыгымнарын финанслашуга заявканы карадылар.

Игълан ителгән инвестиция проектлары арасында – Haier компаниясенең ике проекты.

Бу – Haier барабан тибындагы кер юуу машиналары заводын төзү проекты һәм Haier аш бүлмәсе җайланмалары заводын төзү проекты.

Проектлар Чаллы моношәһәре икътисадын диверсификацияләү максатларында гамәлгә ашырыла. Ике проект та хупланды.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта моношәһәрләрне үстерү эше Чаллыда да, моношәһәр статусы алган башка шәһәрләрдә дә алып барыла. Зеленодольск һәм Түбән Кама шәһәрләренең сәнәгать паркларында инфраструктура булдыру дәвам итә. Ул шулай ук искәрткәнчә, республиканың 4 моношәһәре территориясендә алдан социаль-икътисадый үсеш территорияләре булдырылган. Рөстәм Миңнеханов «Моношәһәрләрне үстерү фонды» коммерциячел булмаган оешмасы җитәкчелегенә әлеге эшне башкаруда күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.