Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында уңыш җыю эшләрен бәяләде һәм яң ит комбинатында булды

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Мамадыш муниципаль районында булды. ТР Президенты ужыш ьыю кампаниясе барышын тикшерде, «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖнең яңа ит комбинатында булды. Сәфәрдә аны ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде. 

Районда уңы җыю эшләре 28 июль көнне башланган. Бөртекле һәм кузаклылар культураларын 37,6 мең гектар җырдән җыеп алырга кирәк. Бүгенге көнгә 9,6 мең гектар суктырылган. 30 мең тонна ашлык җыелды, шул исәптән 21,5 мең тонна бодай, 4,8 мең тонна уҗым арышы. Ике-өч көндә уҗым уңышын җыюны тәмамларга исәплиләр. Мамадыш районында уңышлылык күрсәткече республикада иң югарыларының берсе - гектарына 30 центнердан артык. 

Терлекчелек өлкәсендә, район башлыгы Анатолий Иванов сүзләренчә, сөт җитештерүдә район алдынгылар арасында. Тәүлегенә 170 тонна савыла, бу узган елдагыдан 25 тоннага артык. Уртача бер сыер көненә 23,3 кг сөт бирә. 

2017 елда республика программасы буенча 8 сыер абзары капиталь төзекләндерелгән, 4 яшелчә саклау урыны, 1 силос-сенаж траншеясе төзелгән. 

Районда 45 гаилә фремасы эшли, шул исәптән 6 технологик ферма. 136 мини-ферма төзелгән. Ике авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы теркәлгән. 

Рөстәм Миңнеханов районда сөт җитештерү күләмен һәм эре терлек башы артуын уңай бәяләде. Игенчеләргә ТР Президенты уңышлар теләде. 

Шуннан ТР Президенты Отарка авылында «АПК Продовольственная программа» ҖЧҖнең яңа ит эшкәртү комбинатын карады. Әлеге производство комплексы эре терлекне сәгатенә ун баш күләмендә эшкәртергә мөмкин. Биредә полуфабрикатлар да әзерлиләр. 

Комбинат продукциясен республика территориясендә генә түгел, ә Россиянең башка төбәкләренә дә җибәрергә ниятли. Бүген 97 кеше эш урыны белән тәэмин ителгән. Оешма җитәкчелеге тагын 20 кешене эшкә алырга планлаштыра. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.