Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.
Башта Рөстәм Миңнеханов Буа районының Лашчы тимер юл разъезды поселогыннан видеоэлемтә аша мәктәп укучысын кабул итте. Ул туган поселогында универсаль спорт мәйданчыгын булдыруны сорады. Рөстәм Миңнеханов ТР спорт министры Владимир Леоновка Лашчы поселогныда республика программасы буенча спорт мәйданчыгы төзелешенд оештырырга йөкләде.
Шуннан Татарстан Президенты белән элемтәгә Мөслим районыннан күп балалы гаилә чыкты. Ата-ана тугыз баланы тәрбиягә алган, бишесенң сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән. Зур гаиләгә микроавтобус кирәк. Иртәләрен балаларны мәктәп һәм балалар бакчаларына илтү өчен, әти кешегә җиңел машинада берничә кат барып кайтасы була.
Рөстәм Миңнеханов күп балалы ата-анага шундый җаваплы һәм күркәм эшкә алынганнары өчен рәхмәтен белдерде. Татарстан Президенты ышандырганча, тиз арада транспорт мәсьәләсе хәл ителәчәк. Мөслим районы җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов әлеге гаиләгә ярдәм итәргә өндәде.
Питрәч районыннан Рөстәм Миңнехановка кул эше остасы татар милли киемнәрендәге курчакларны җитештерү проектына ярдәм итүне сорады. Курчаклар тывышлы, алар татар телендә сөйләшә һәм халык җырларын җырлый. Әлеге уенчыклар балалар бакчалары вәкилләрен кызыксындырды, алар әлеге курчакларны милли почмакларда урнашытырырга тели.
Рөстәм Миңнеханов әлеге проектны уңай бәяләде. Сөйләшә торган курчаклар белән уйнау балаларга татар телен өйрәнүдә ярдәм булачак, дип саный ул. ТР Президенты шулай ук әлеге проектны Казан халык сәнгать кәсепләре һөнәр лицее укучыларын җәлеп итәргә тәкъдим итте. "Аларның бу һөнәргә өйрәнүе бик әһәмиятле. Аларга бу кызык булачак. Төрле матди яктан ярдәм методларын карарага мөмкин", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары Татарстан Президентына Казанның 7 нче гимназиясен тәмамлаган кыз мөрәҗәгать итте. Уку чорында ул күп кат математика буенча Россия һәм халыкара олимпиадаларында җиңүче булган. Аның сүзләренчә, олимпиадаларга әзерләнү күп көч һәм вакыт таләп итә, шулай ук репетиторларга түләү өчен акча да кирәк. Ул олимпиадаларда җиңүче мәктәп балаларына даими рәвештә материаль ярдәм системасын булдыруны тәкъдим итте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, әлеге мәсьәлә каралачак. Бүген республикада сәләтле яшьләргә ярдәмнең төрле ысуллары каралган. ТР Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты сәләтле балалар белән актив эш алып бару һәм аларны республика югары уку йортларына укырга калдыру кирәклеген ассызыклады.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов Казаннан яшь баянчы белән сөйләште. Киләсе елга ул музыкаль колледжга укырга керергә тели. Репетицияләр өчен аңа профессиональ баян кирәк. Сәләтле малайның анасы берүзе ике бала тәрбияли һәм баян ала алмый.
Рөстәм Миңнеханов баянчыга ярдәм итәргә сүз бирде. Рәхмәт йөзеннән яшь талант гармоникада уйнау осталыгын күрсәтте.