Бүген Чистайда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бетар» җитештерү-коммерциячел фирмасында булды.
«Бетар» ПКФ ҖЧҖ предприятиесе 1996 елда төзелгән. Бүген «БЕТАР» якынча 40 атамада продукция чыгара. Төп продукциясе - су счетчикларының төрле модификацияләре, фатирлар һәм сәнәгать предприятеләре өчен.
Рөстәм Миңнехановка предприятие тарихы турында сөйләделәр, аны чыгарылучы продукция белән таныштырдылар.
«Бетар» ҖФК вәкилләре кыскача гына фирманың техник-икътисадый күрсәткечләре турында мәгълүмат бирделәр. Моннан тыш, әзер продукция күргәзмәсе оештырылган иде.
Кунаклар өчен җитештерү мәйданнары буенча экскурсия оештырдылар.
Компания даими үсештә һәм яңа юнәлешләрне үзләштерә, шулардан– станоклар төзелеше һәм робототехника.
Төгәлрәк «Бетар» ҖКФ сайтында - http://www.betar.ru/about/news/vystavki/energetika-resursosberezhenie/