Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы басуларында урып-җыю барышы белән танышты

08.08.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре һәм инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.

Искәртәбез, Рөстәм Миңнеханов бүген республикадагы урып-җыю кампаниясе кысаларында басулар өстеннән очып узды. 

Иртән ул Мамадыш муниципаль районына барды, аннан Чистай районы басуларына юнәлде.

Чистай районында Татарстан Республикасы Президенты һәм Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, район башлыгы Дмитрий Иванов белән бергәләп,  Чытырчы авылы янындагы басулар өстеннән очып әйләнделәр, аннары Александровка, Кызыл Ялан, Нарат Елга, Белая Гора, Кутлушкино һәм башка авыллар өстеннән.

Рөстәм Миңнехановка район вәкилләре 2018 елның 7 августына урып-җыю барышы буенча оператив күрсәткечләр турында сөйләделәр.

Чистай муниципаль районында 110 250 га сөрүлек җирләр, шулардан бөртеклеләр һәм бөртекле-кузаклылар 52 400 га.

Чистай районы басуларында урып-җыю эшләре 25 июльдә башланып киткән. Бүгенгә бөртеклеләрнең 43%ы җыеп алынган. Барлыгы 58 648 тонна, уртача  уңыш - 26,1 ц/га.

Районда техник культуралардан: көнбагыш – 1 886 га, рапс – 16 565 га җыеп аласы бар.

Терлек азыгыннан печән – 16 000 тонна, сенаж – 51 000 тонна. Бүгенгә тулаем 1 шартлы терлек башына 18,1 центнер терлек азыгы берәмлеге җыясы була.

Чистай муниципаль районында 30 гаилә фермасы бар, шулардан 8 ферма югары технологияле, 2 гаилә фермасы төзелеп килә. Районда сигез сөт мини-фермасы бар. Муниципаль район гаилә терлекчелек фермаларына финанс ярдәме күрсәтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.