Казан мәдәниятара диалог форумы Болгарда дәвам итте

06.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе, “Яңарыш” республика фондының Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев Казан мәдәниятара диалог форумы кунаклары белән бергә Болгар тарих-археология комплексында булды.

“Болгар тарих-археология комплексы” бөтендөнья мирасы объекты буйлап экскурсия Болгар цивилизациясе музееннан башланды.

Кунаклар шулай ук иске шәһәрлекне карадылар: Җамигъ мәчет хәрәбәләрен, Зур манараны, Көнчыгыш төрбәне, Кара пулатны, дөньядагы иң зур басма Коръәнне.

Казан мәдәниятара диалог форумы утырышы “Кол Гали” кунакханәсе конференцияләр залында, түгәрәк өстәл формасында дәвам итте.

Түгәрәк өстәл “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе белән башланды.

Түгәрәк өстәлне ЮНЕСКО Игелекле көч илчесе Александра Очирова алып барды.

Форум кунаклары һәм анда катнашучылар Казан форумына әзерләнеп бастырылган яңа китапларны тәкъдир итүдә катнаштылар.

Алга таба форумда катнашучылар үз эшләрен секцияләрдә дәвам иттеләр: “Бөек ефәк юлы-диалог һәм мәдәни якынаю юлы”, “Мәдәниятләр диалогы шартларында мәдәни мирасны саклау”, “Мәдәниятләр һәм конфессияләр диалогы: хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсе”.

Форумда шулай ук Россия хезмәттәшлеге җитәкчесе Элеонора Митрофанова, ЮНЕСКОның мәдәни дипломатия буенча махсус илчесе Хедва Сер, Бахрейнның борынгылык һәм мәдәният эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, Дәүләт Эрмитажы генераль директоры Михаил Пиотровский, ЮНЕСКО каршындагы Һиндстан вәкиле Виней Оберой, ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис (Греция), Халыкара Үзәк Азия тикшеренүләре институты директоры Дмитрий Воякин һәм башка галимнәр, экспертлар катнашты.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте