Рөстәм Миңнеханов Актанышта мәктәп укучылары агулануга бәйле рәвештә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә кушты

07.09.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәгариф учреждениеләрендә балалар туклануын оештыру системасын тикшерергә кушты.

Кичә Актаныш авылында мәктәп укчылары күпләп агуланган. Үзәк район сырхауханәсенә ризык белән агулану билгеләре белән 20 укучы эләккән. Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Тикшерү комитеты бу факт буенча тикшерү башлады.

Рөстәм Миңнеханов киләчәктә мондый хәлләр булмаска тиеш дип белдерде. Моның өчен Татарстан Республикасы Президенты шул көннәрдә республика уку йортларында балалар туклануын оештыруны, аерым алганда,  продуктлар сатып алаулар системасы, аларны саклау шартлары һәм биналарның санитар торышы белән танышырга, шулай ук җитешсезлекләрне бетерү өчен кирәкле чаралар күрергә кушты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.