Урып-җыю барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасыры Р.К. Нигъмәтуллин да катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бүгенгә 1 млн. 358 мең га мәйдан җыеп алынган – 91%. Барлыгы 3,5 млн. тонна бөртекле җыеп алынган. Уңыш уртача республика буенча 26,1 ц/га тәшкил итә.
«Киләсе атна азагына бөртеклеләрдән кукуруз гына калыр дип ышанам. Көннәр кукуруз өлгерү өчен матур тора. Барысы 200 мең га кукуруз җыеп аласы бар, шулардан 58 мең гектары орлыкка», - диде министр.
ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республиканың 16 чөгендер чәчүче районыннан 5се шикәр чөгендерен җыярга кереште. Быел аның мәйданы 64 мең га. Бүгенгә 4,5 мең га казып алынган яисә планның 7%ы. Барлык аграрийлар 180 мең тонна авыл хуҗалыгы продукциясе җыеп алган. Уңыш уртача - 395 ц/га. Уңышлылык буенча Зәй, Сарман һәм Тукай районнары алда бара - 410 ц/га.
«Чималны эшкәртүгә беренче булып Зәй шикәр заводы кереште. Бүгенгә яңа уңыштан 6,5 мең тонна шикәр комы эшкәртелгән. Якын көннәрдә Нурлат заводы эшкә тотыначак, 15 сентябрьдән Буа шикәр заводы да чөгендер эшкәртә башлаячак», - диде Марат Әхмәтов.
Уҗым культураларын чәчүгә килгәндә исә, асылда барлык районнар да эшләрне оптималь срокларда тәмамлады. 521 мең га бөртекле ашлык чәчелгән, шулардан 375 мең га уҗым бодае һәм 136 мең га уҗым арышы.
Туңга сөрү 800 мең га (38%) мәйданда башкарылган, шул исәптән 213 мең га бер атна эчендә. Көндәлек эшкәртү күләме 30 мең га. Барлыгы 1700 төрле агрегат җәлеп ителгән.
Нотык азагында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда якын көннәрдә традицион көзге ярминкәләр эшен башларга кирәк. Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу мәсьәлә буенча эш алып барыла. Беренче шимбә ярминкәләре республика шәһәрләрендә киләсе атнада эшли башлаячак