Рөстәм Миңнеханов рәислегендә тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомтсвоара комиссиянең чираттагы утырышы узды

06.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомтсвоара комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта Казан, Свияжск һәм Чистай тарихи үзәгендә яңа төзелеш проектлары каралды. Моннан тыш, кайбер проектлар кабат каралды.

Казанның тарихи үзәгендә 14 объект төзү проектларын Казанның Баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

Беренче проект – гамәлдәге завод (Петцольд сыра кайнату заводы комплексы, 1905 ел) бинасын торгызу – «Loft-квартал «Красный Восток» административ-торак комплексы. Проект комиссиядә каралган булган. Проект төрле катлардан торган биналарда уңайлы торак төзүдән гыйбарәт. 

Рөстәм Миңнеханов комиссия әгъзалары игътибарын биналар катларына юнәлтте (6 кат). Аның фикеренчә, катлар санын киметкән очракта, бу проектны гамәлгә ашырырга мөмкин.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Кабан күле районында һәм Иске Татар бистәсе янәшәсендә урнашкан, монда катлар күп булмаска тиеш, бу иске Казанның кыяфәтен үзгәртәчәк. 

Икенче проект – Фәткуллин урамында 1 катлы торак йорт төзелеше (индивидуаль корылма).

Проектны комиссия әгъзалары хуплады. Рөстәм Миңнеханов проектка мөмкин кадәр күбрәк декор элементлары кертергә тәкъдим итте.   

Шуннан соңгы проект – Щепкин ур., 16да 2 катлы торак йорт төзелеше (Ульянов-Ленин урамы – Щербаковский тыкрыгы киселеше).  

Рөстәм Миңнеханов индивидуаль корылыш биналарын төзегәндә типовой проектларны кулланырга тәкъдим итте, мәсәлән, Равиль Айдаровның «Казанский деревянный дом» иске Казан биналары каталогына кертелгән проектларны.  

Дүртенче проект – Гладилов урамындагы 4 катлы административ-офис бинасы (булган бинаны реконструкцияләү). Проектны хупладылар.  

Тагын бер проект – мех фабрикасы бинасын реконструкцияләү дә (Сара Садыйкова ур., 59) хупланды.

Юнысов мәйданындагы Ф. Кәрим – Сара Садыйкова урамнарындагы яңа бина проекты (сәүдә галереясе) эшләп бетерүгә җибәрелде.  

Тихвин Мәрьям-ана иконасын булдыру хөрмәтенә часовня проекты  (Худяков ур., 4) комиссия тарафыннан хупланды.

Аннары Локомотив ярымутравында яхт-клубы проекты да хупланды.  

Назарбаев ур., 35а «Давыдов» кунакханәсе бинасын реконструкцияләү проекты да хупланды.  

Тагын бер проект – Фрунзе урманлыгында (Шамов сырхауханәсе янында) кунакханә төзүнең 2 нче этабы, Калинин ур., 2. Проект эшләп бетерүгә җибәрелде.

Щербаков тыкрыгындагы күп фатирлы йортлар комплексы проекты  («Кловер» комплексының 2 нче чираты) кичектерелде. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Тихомирнов урамы һәм Щербаковский тыкрыгы районында күп катлы йорт төзү мөмкин түгел. Ул иске Казанның кыяфәтен бозачак.  

Калинин ур.,1 торак комплексы проекты авторларына катлар мәсьәләсен хәл итеп бетерергә тәкъдим  ителде – катларны киметү.  

Большая, 98дә УФСИН бинасына янкорма проекты элеккегечә үк комиссия әгъзалары тарафыннан хупланмады. Рөстәм Миңнеханов Казанның башка районында УФСИН өчен яңа җир кишәрлеге бирү мәсьәләсен хәл итәргә кушты.  

Соңгы проект – Энгельс урамында 3-5-9-12-14 катлы торак комплексы төзү Проект комиссиягә чыгарылган иде, катлары күп булу сәбәпле (20ләп кат) ул хупланмаган иде. Бүген исә үзгәртелгән проект хупланды.

Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә Свияжск территориясендә объектлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары булды. Проектны архитектор Юрий Герасимов тәкъдим итте. Свияжск яр буенда индивидуаль торак йорт төзелеше иде ул.  

Свияжскта «Иске Идел» музей комплексы проектын гамәлгә ашыру турында  «Свияжск утрау-шәһәре» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгының әйдәүче архитекторы Павел Тиняев сөйләде.  

Рөстәм Миңнеханов музей идеясен хуплады.   

«Иске Идел» музеен булдыру проекты бик кызыклы, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Аны идарә итүне җентекләп карарга һәм киләчәк комиссия утырышына чыгарырга кирәк».

Чистай шәһәре тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш проектлары турында Чистай муниципаль районының баш архитекторы Андрей Шумилов тәкъдир итте. Проект хупланды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.