Татарстан Президенты "Алабуга" МИЗда «Транснефть-Синтез» предприятие төзелеше барышы белән танышты

06.09.2018

Бүген "Алабуга" махсус икътисадый зонасына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Транснефть-Синтез» яңа заводының төзелеш мәйданчыгында булды.

Рөстәм Миңнехановны ТР Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфигыйн, ТР икътисад министры Фәрит Габделгание, "Алабуга" МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Транснефть-Синтез» компаниясе җитәкчелеге озата йөрделәр. 

Инвестицион проект буенча әлеге предприятиедә турбулентлыкка каршы присадкалар җитештерү карала. Җитештерү күләме 3 мең тонна булачак дип планлаштырыла. Продукция нефть-транспорт тармагы предприятиеләренщ сатылачак. 

Рөстәм Миңнеханов төзелеш эшләрен карап чыкты, булачак завод җитәкчелеге белән сөйләште. «Транснефть-Синтез» вәкилләре производствоны 2019 елда эшләтеп җибәрү көтелүе турында хәбәр иттеләр. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.