Рөстәм Миңнеханов “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка Почет орденын тапшырды

07.09.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов “Газпром трансгаз Казан” ҖЧҖ генераль директоры Рәфкать Кантюковка Россия Федерациясе дәүләт бүләге Почет орденын тапшырды.

Рәфкать Кантюковны бүләкләү турында Указны Россия Федерациясе Владимир Путин имзалаган. Бүләк "нефть һәм газ сәнәгате өлкәсендә казанышлары, күп еллык намуслы хезмәт итүе" өчен тапшырыла. 

Казан Кремлендә узган тантаналы чарада “Газпром” ГАҖ идарәсе рәисе Алексей Миллер катнашты.

Алексей Миллер хәбәр иткәнчә, бүген ул Казанга Рәфкать Кантюковны 65 яшь тулуы белән котлау өчен дә килде. 

"Рәфкать Кантюковның эше бик җаваплы, - диде Алексей Миллер. - Җир экваторы озынлыгыннан артык озынлыктагы газ үткәргечләре өчен җаваплы ул. Һәм "Газпром трансгаз Казан" системасы буенча ел саен күләмнәр арта бара! Россиядә табыла торган газның өчтән бере шуннан транспортлана". 

Ул - зур хәрефтән профессионал, Татарстан Республикасында гына түгел, ә илебезнең күпчелек төбәкләрендә атаклы, талантлы җитәкче, аңардан үрнәк алалар, аңа ошарга тырышалар, дип ассызыклады Алексей Миллер. 

Бүген республикада иң үскән газны транспортлау системасы, республикада 100 процентлы газификацияләүгә ирештеләр, бу искиткеч нәтиҗә, горурланып була, диде Миллер. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай ук Рәфкать Кантюковны котлады. Һәм "Газпром! ГАҖ идарәсе рәисенә юбилярны котларга килүе өчен рәхмәт белдерде. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.