Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгинов белән очрашты, шуннан соң Көнбатыш-Казахстан өлкәсе белән Татарстан Республикасы хакимияте һәм бизнесы вәкилләре арасында эшлекле очрашу узды.
Алтай Кульгинов Рөстәм Миңнехановка Җаек шәһәре көненә килүләре өчен рәхмәт белдерде һәм ике яклы мөнәсәбәтләрнең елдан-ел үсә баруын билгеләп үтте. Үткән ел йомгаклары буенча Россия төбәкләре белән тышкы сәүдә әйләнеше якынча 1,5 млрд. АКШ доллар тәшкил итте, шулардан 200 млн. АКШ доллары – Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлек өлеше.
Рөстәм Миңнеханов та Алтай Кульгиновка Көнбатыш-Казахстан өлкәсенә һәм Җаек шәһәренә чакырулары, шулай ук татар халык бәйрәме Сабантуйны оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт әйтте.
«Татарстан белән Казахстан арасында хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча актив үсә. Без тугандаш халыклар арасында багланышларны үстерүне хуплаган өчен Казахстан Президенты Нурсолтан Абишевич Назарбаевка бик рәхмәтлебез», - дип белдерде Татарстан Президенты һәм, быел октябрь аенда Казанда Россия Федерациясе белән Казахстан Республикасы арасында Хезмәттәшлек буенча хөкүмәтара комиссия уздырырга ниятлибез, диде.
«Казахстан коллегалары белән без һәр очрашу йомгаклары буенча ике яклы мөнәсәбәтләрне ныгытуда чираттагы адымыбызны ясыйбыз һәм башкарма хакимият органнарына хезмәттәшлекне үстерү буенча тиешле конкрет йөкләмәләр бирелә. Безгә алдынгы тәҗрибә уртаклашу, социаль-икътисадый үсештәге иң яхшы практикалар алмашу белән бергә, конкрет уртак проектларны да гамәлгә ашырырга кирәк. Бердәм икътисадый киңлекләр һәм Евразия икътисадый берлеген төзү моның өчен уңай шартлар тудыра», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов Алтай Кульгиновка өлкәнең татар җәмәгатьчелегенә ярдәме өчен аерым рәхмәтен җиткерде, монда бүген 8,5 меңнән артык татар яши: «Җаек – барлык татарлар өчен истәлекле урын. Бу шәһәр – Габдулла Тукайның рухи ватаны. Монда ул белем алган, шигырьләр яза башлаган». Әңгәмә барышында яклар шулай ук Габдулла Тукай музеен һәм элеккеге «Ракыйбия» мәдәрәсәсе нигезендә Татар мәдәни үзәге бинасын реставрацияләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Ышанам, Татарстан делегациясенең килүе Татарстан Республикасы белән Көнбатыш-Казахстан өлкәсе арасында хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгытуга этәргеч булачак», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасының икътисадый потенциалы һәм инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге турында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхеразыев сөйләде. Туризм буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстанның туристлар җәлеп итүчәндеге турында мәгълүмат бирде.
Очрашу азагында берничә килешү имзаланды. Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Таскалы районы белән Татарстан Республикасының Актаныш районы арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни-гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлек турындагы меморандумга кул куелды. Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Мәгълүматлаштыруга, дәүләт хезмәтләренә һәм архивларга идарәсе белән «Градиент Килби» ҖЧҖ Татарстан Республикасы компаниясе арасында ниятләр турында беркетмә имзаланды. «Зенит» Уральск заводы» АҖ һәм «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ арасында шулай ук хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды.
Эшлекле очрашу азагында, Көнбатыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Алтай Кульгинов белән бергә, Рөстәм Миңнеханов Кама-Казахстан сәүдә йортында, Казахстан трансформаторлар заводында, «Зенит» суднолар төзелеше заводында һәм Көнбатыш-Казахстан өлкәсе машина төзелеш компаниясендә булды.