Кремльдә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдим итү булды

07.09.2018

Бүген Казан Кремлендә Минтимер Шәймиевнең "Ихлас күңелдән" китабын тәкъдир итү булды.

Китап Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минимер Шәймиев химаясендә узган Казан мәдәниятара диалог форумы уңаеннан басылып чыкты.

Тәкъдир итү чарасына Казан мәдәниятара форумында катнашучылар чакырылган иде: ЮНЕСКО вәкилләре, ЮНЕСКО Игелекле көч илчеләре һәм махсус илчеләр, ЮНЕСКО экспертлары, РФ һәм ТР фән һәм мәдәният эшлеклеләре.

Тантанада шулай ук ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары-ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, РФ Президенты каршындагы совет әгъзасы, РФ ФҖ Дәүләт Думасының милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, “Яңарыш” республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова катнашты.

Татар, рус һәм инглиз телләрендә басылган яңа китапта Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең чыгышлары, мәкаләләр һәм интервьюлар бирелгән.

Тәкъдир итү чарасын Россия хезмәттәшлек (Россотрудничество) җитәкчесе Элеонора Митрофанова алып барды.

Тантанада шулай ук “Казан Кремле” музей-саклаулыгы директоры Зилә Вәлиева, пофессор КФУ Энгель Таһиров, Бахрейнның борынгылык һәм мәдәният эшләре буенча идарә киңәшчесе Мунир Бушенаки, ИКОМОС эксперты Алкивиадис Препис (Греция) чыгыш ясады.

Минтимер Шәймиев чыгыш ясаучыларга рәхмәт белдерде.  Ул шулай ук проектны гамәлгә ашыручы һәм җитәкләүче Нурсөя Шәйдуллинага, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровка, китапны инглиз теленә тәрҗемә итүчеләргә, сәнгати яктан бизәүчеләргә, нәшрият җитәкчеләренә рәхмәтен җиткерде. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте