Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Җаек шәһәренә килде, биредә бүген "Сабантуй" татар халык бәйрәме үткәрелә. Аэропортта Татарстан Президентына Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов һәм РФнең Уральскта генераль консулы Андрей Батманов каршы алдылар.
Рөстәм Миңехановның Көнбатыш-Казахстан Хакиме Алтай Көлгинов белән очрашуы һәм өлкә хакимияте һәм бизнесы вәкилләре белән Эшлекле форумда катнашуы көтелә. Шулай ук Татартан Президенты татар этномәдәни берлекләре делегациясе белән очрашурыга, Кызыл Мәчеткә һәм Г.Тукай музеена барырга, Тукай һәм казах халык шагыйре Абай һәйкәлләренә чәчәк салырга ниятли.
Татарстан Республикасы делегациясе составында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, "Татнефть" ГАҖ генераль директоры Наил Маганов бар.