Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ТНГ-Групп»ка нигез салынуга 65 ел тулуны бәйрәм итү тантанасында катнашты.
Тантана «Корстон» КСК да (Казан) узды.
Искәртәбез, «ТНГ-Групп» ҖЧҖ – Россиянең әйдәүче нефть сервисы компанияләренең берсе, ул файдалы казылмалар эзләү һәм разведкалау буенча барлык төр хезмәтләрне күрсәтә.
«ТНГ-Групп» ҖЧҖнә 2006 елда илнең иң эре геофизик предприятиесе «Татнефтегеофизика» ААҖ базасында нигез салынган.
2017 елдан компаниянең генераль директоры Ян Шәрипов (1995 елдан 2017 елга кадәр предприятиегә Ринат Харисов җитәкчелек иткән).
Сәхнәдән «ТНГ-Групп» хезмәткәрләрен, ветераннарны, бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Без Татарстанның гына түгел, Россиянең дә әйдәүче предприятиеләренең берсенә нигез салуның 65 еллыгын билгеләп үтәбез. «ТНГ-Групп» – илнең җитди, югары технологияле компаниясе, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Мин тарихи белешмәләрне карап чыктым, һәм 1953 елда компаниядә 70 кеше эшләгәнлеген белдем. Ә бүген бу – 22 млрд. сумлык әйләнеше һәм 9 меңнән артык хезмәткәре булган эре компания! Компания республикабыз территориясендә генә түгел, Себердә, Африкада, Азиядә эшли… Без предприятиенең мондый казанышлары белән горурланабыз, һәм бу компания татарстанлыларга үз мөмкинлекләрен ачрага ярдәм итә дип саныйбыз. Безгә хәзер фильм күрсәттеләр, һәм ул безнең геофизикларга нинди кыен һәм катлаулы шартларда эшләргә туры килүен күрсәтә. Бу, чыннан да, авыр һәм катлаулы хезмәт! Без энергия ресурсларының яңа һәм төрле төрләре турында сөйләсәк тә, углеводородлар һәрчак булачак. Һәм сезнең профессиягә һәрвакыт ихтыяҗ булачак. Югары профессионализмыгыз өчен рәхмәт әйтәсем килә, «ТНГ-Групп»ка чәчәк атуын телим. Күптән түгел сез зур контракт оттыгыз, бу – «Газпром». «Газпром»ның бары тик ышанычлы компанияләр белән генә эшләве һәркемгә мәгълүм. Уңышлар телим сезгә!»
Рөстәм Миңнеханов тырыш хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен һәм Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләрен тапшырды. Барлыгы 9 кеше бүләкләнде.