Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстан татарлары белән очрашты

18.10.2018

Ташкентка килүгә үк Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанда яшәүче татар җәмәгатьчелеге белән очрашуга юнәлде. Очрашу Үзбәкстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм чит илләр белән дустанә багланышлар комитетында узды, анда Ташкент өлкәсе Хакиме Гуломҗон Ибраһимов та катнашты. 

Бүген Үзбәкстанда 200 меңләп татар яши. Татарларның яртысы диярлек Ташкентта һәм Ташкент өлкәсендә гомер сөрә. 

«Без халыкларыбыз арасындагы татулыкка һәм үзара аңлашуга шатланырга тиешбез. Бу традицияләрне һәм тугандаш мөнәсәбәтләрне саклау – безнең киләчәктәге төп бурычыбыз», - диде Гуломҗон Ибраһимов очрашуда, һәм өлкә администрациясе татар диаспорасы белән ешрак аралашачак дип вәгъдә бирде. 

«Һәр визитыбыз саен без соңгы ике елда Үзбәкстан Республикасында барган уңай үзгәрешләрне күрәбез. Бу кунакчыл җирдә татулык һәм үзара аңлашу хөкем сөрү күңелне сөендерә. Бу тагын бар кат татарларның Үзбәкстан Республикасы чәчәк атсын өчен тырыш хезмәттә булуларын күрсәтә. Болай булмаса, җирле хакимиятләр тарафыннан мондый дустанә караш булмас иде татарларга карата», - диде Рөстәм Миңнеханов.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.