Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сан-Францискода JVIS компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.
Компания 2006 елда автокомпонентлар җитештерүче Venture Industries (АКШ) нигезендә оештырылган. Үзәк офисы шәһәрендә (Мичиган) урнашкан.
Компаниянед төрле илләрдә кырыкка якын вәкиллеге бар, шул исәптән Россия Федерациясендә дә. JVIS Татарстан Республикасы территориясендә «КАМАЗ», «Татнефтехиминвест-холдинг» һәм башка компанияләр белән уртак проетларны гамәлгә ашырды.
2017 елдан JVIS «Татхимпласт» ҖЧҖ белән хезмәттәшлек турында меморандум имзалады, аның нигезендә Татарстан Республикасында җитештерелгән полимер компаундлар JVIS заводына тапшыра.
Компания "КАМАЗ" белән Татарстан Республикасында пластик автокомпонентлар һәм электробуслар өчен аккумулятор батареяларын җитештерүне локальләштергә ниятли.
Рөстәм Миңнеханов очрашуда алга таба уңышлы хезмәттәшлек алып баруны хуплады.