Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld конференциясендә булды һәм Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

23.10.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Oracle OpenWorld халыкара конференциясе кысаларындагы махсуслаштырылган күргәзмәне карады. 

Oracle OpenWorld - мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге белгечләр өчен Oracle корпорациясе ел саен үткәрә торган конференция. Төп чара Сан-Францискода уза, шулай ук региональ очрашулар Сан-Паулу һәм Шанхайда була. Конференциядә ел саен яңа продуктлар һәм планнар турында хәбәр итәләр. Шулай ук серверлар җиһазлары, мәгълүмат саклау системалары һәм башкалар тәкъдим ителә. 

Чара алдыннан Рөстәм Миңнеханов Oracle компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Ул билгеләгәнчә, конференция зурлыгы искиткеч. Аның сүзләренчә, биредә иң яңа технологик алымнар белән танышып була. 

Мәгълүмат-коммуникация технологияләрен үстерү - Россия төбәләре арасында алдынгы технологияләрдә беренчеләрдән булган Татарстанның алдынгы юнәлешләренең берсе. 

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис шәһәре турында хәбәр итте. 

"Икътисадны цифрлаштыруны без мөһим бурыч дип саныйбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул мөнәсәбәтләрне тирәнәйтүгә өндәде - Татарстан Oracle продуктларын гына кулланучы булып калмыйча, партнер да булыр иде. 

Компания вәкилләре Татарстанның мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге казанышларын югары бәйләделәр һәм дәвамлы хезмәттәшлек алып бару яклы булуларын ассызыкладылар. 

Рөстәм Миңнеханов актуаль мәсьәләләрне хәл итү өчен эш төркемен булдыруны тәкъдим итте. Шулай ук копания белгечләренә Татарстан эре компанияләре вәкилләренә «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең чираттагы директорлар советы утырышында презентация оештыруларын тәкъдим итте. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.